

Республикада яшәүчеләр Радий Хәбировтан коронавирус буенча яңа чикләүләр кертүне үтенә – алар хәлләр җайга салынганчы чаралар күрүне, башлыча мәктәпләрдә укуны дстанцион режимга күчерүне сорый. Гражданнар әйтүенчә, балалар күп чирли.
“Балаларны дистантка җибәрүегезне сорыйбыз, укытучылар юк, балалар ярты класс укый. Инфекцияне тегендә-монда куып йөртәбез. Бу чылбырны өзәргә кирәк”, - дип язган Маша Мохова.
“Балалар мәктәптә нибары 1-2 дәрес укый (кайвакыт физкультура гына), укытучылар чирли, ләкин чаралар никтер күрелми. Без балаларыбызның бу хәленә борчылабыз”, - дигән Мурат Солиев.
“Ни өчен студентлар дистантта – ә бит алар өчен вакцина да бар – ә башлангыч сыйныфлар укырга йөри?” – дип сораган Ася Латыпова.
Фото: news102.ru