

Симерүдән интегүче ковид кичерүчеләр ябык кешеләргә караганда арытаба вирус йоктырулардан ныграк сакланган икән. Бу хакта Израильнең “Шиба” медицина үзәге тикшеренүләренә сылтанып РИА Новости хәбәр итә.
Тикшерү күрсәтүенчә, моңа кадәр симез ковид йоктыручылар нормаль гәүдә авырлыгы булган кешеләргә караганда “югарырак тотрыклы иммун җавап һәм яклау”га ия.
Израиль галимнәре гәүдә массасы индексы 30дан югарырак (симерүгә күрсәтә) булган коронавируслы пациентларда антитәнчекләр һәрчак югары дигән нәтиҗәгә килгән.
Бу “коронавирус кичергән симез кешеләр шулай ук коронавирус кичергән, әмма ябыграк кешеләр белән чагыштырганда киләчәктә инфекциядән ныграк сакланган” дип фаразларга мөмкинлек бирә.
Көнгә чыксаң нинди генә яңалык юк! Кайсына ышанырга да белмәссең. Аның каравы, гәүдәләре калынрак кешеләр бу хәбәргә сөенгәндер әле.
Чыганак: bashinform.ru