Коронавирус
10 Февраля 2022, 06:53

Балаларны саклыйк!

Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны буенча тагын да антирекорд куелды, бу 10 февральдә алынган мәгълүматларга караганда, үткән тәүлеккә –2587 кеше.

Балаларны саклыйк!Балаларны саклыйк!
Балаларны саклыйк!

Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны буенча тагын да антирекорд куелды, бу 10 февральдә алынган мәгълүматларга караганда, үткән тәүлеккә –2587 кеше. Шул ук вакытта чирләп терелүчеләр саны да артты – 1560 кеше, бу да пандемия чорында иң югары күрсәткеч. Чир башланганнан алып республикада КОВИД-19ның 148360 очрагы теркәлгән, шуларның 126,7 меңе инде сәламәтләнеп, аякка баскан.

   Республика психиатрия дәваханәсе эпидемиологы Екатерина Манцурова әйтүенчә, чирләмичә генә иммунитет  булдыру өчен вакцинация ярдәмгә килә ала. Аның фикеренчә, әлегә иммунитет планында саклауга иң мохтаҗ төркем – балалар. “Спутник V” нигезендә ясалган “Спутник М” вакцинасы  нәкъ менә үсмерләр өчен тәгаенләнгән. Башкортстанда бүгенге көндә аны 2,5 мең бала ясаткан.

   Әйткәндәй: Вакцинацияне тулысынча 2,243 миллион кеше эшләткән, ә план буенча бу сан – 2,484 миллион кеше тәшкил итә. 328 мең кеше инде ревакцинация ясатырга өлгергән.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас