

12 яше тулган үсмерләргә теләк буенча махсус вакцина эшләргә мөмкин. Бүген республикага чираттагы партияне алып кайтуларын көтәләр. Социаль челтәрләрдә исә вакцинация турында сөйләшү көннән-көн арта. Шуңа күрә сәясмән, психолог, “Мастерок” балалар үзәге җитәкчесе, күп балалы әни Ирина Сухарева Уфаның 3нче балалар поликлиникасы табибы Әлфиә Нургалиеваны туры эфирга чакырып, беренче чиратта үзен һәм башка әти-әниләрне кызыксындырган сорауларны бирде.
Бу әңгәмә күпләргә кызык булды, туры эфирны караучылар саны меңнән артты. Табиб исә әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирде. “Дүрт бала әнисе буларак, үзем өчен мәглүмат туплап, шуннан инде карар кабул итү мөһим. Интернет челтәрендә яуган мәгълүматлар икеләнергә мәҗбүр итә һәм фекерне бутый. Ә 30 елдан артык стажы булган белемле һәм тәжрибәле табиб белән әңгәмә барсына да дөрес юл сайларга, борчыган сорауларга җавап алырга ярдәм итәр дип ышанам”, - ди Ирина Сухарева.
Әлфия Шәмсетдин кызы тәүге чиратта ата-аналарны прививкадан курыкмаска, участок педиатры белән турыдан-туры бәйләнештә булып, аңлашып эшләргә чакырды. - Һәр поликлиниканың үз сайты һәм социаль челтәрләрдә сәхифәсе бар. Бөтен кирәкле мәглүмат, туры бәйләнеш телефоннары шунда тупланган. Үсмергә вакцинация эшләргә кирәк дип карар кабул итсәгез, алдан педиатрга шылтыратыгыз. Ул сезне күзәтү астына алачак һәм тәгаенләнгән көнгә чакыртачак. Поликлиника хезмәткәрләре барысы да прививка эшләткән, ревакцинация үткән. Мәктәп фельдшерлары да шулай ук прививкалы. Вакцинаны, әлбәттә, һәркем үзенчә үткәреп җибәрә, әммә әлегә кадәр гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде һәм алар булмаячак та. Без һәр гаилә белән шәхсән эшләргә әзер, һәркемнең сорауларына җавап бирәчәкбез, - диде табиб. Әлеге пандемия чорыннан да Әлфия Нургалиева уңай яклар таба: ата-аналар балаларын үзләре дәвалаудан туҡтады, ди ул.
- Бу - безнең өчен бик яхшы күренеш. Моңа тиклем әти-әниләр үз белдеге белән дарулар сатып алып, балаларын үзләре дәвалап маташа иде. Вакыт үтә һәм баланы аякка бастыру тагын да авырлаша ине. Хәәер температура күтәрелү белән табибка мөрәҗәгать итәләр. Бу шулай булырга тиеш һәм иң дөрес юл, - ти табиб.