Бүгенге көндә республикада коронавирус йоктыручыларның гомум саны – 148 360. Соңгы тәүлектә 2587 кешедә “таҗлы” вирус ачыкланган.
Стационарларда 301 кеше дәвалана, шулар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны – 173. 34 авыруның хәле катлаулы дип бәяләнә, ике пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
16 489(!) башкортстанлы ковидтан амбулатор рәвештә дәвалана. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 6100 пациент.
Соңгы тәүлектә 1560 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 126 705 кеше вирусны җиңгән.
Соңгы тәүлектә коронавирустан 17 үлем очрагы теркәлгән.
Барлыгы 4865 кеше Covid-19 аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Шуларның 4 159ы – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Республикада Covid-19дан вакцинация планы – 2 484 667 кеше (өлкән яшьтәгеләрнең гомум саны 3 105 836 кеше ).
Барлыгы Башкортстанга 2 914 858 доза вакцина кайтарылган.
1 компонентны 2 403 087 кеше ясаткан (вакцинация ясатырга тиешле халык санының 96,7%).
2 243 024 кеше вакцинацияне (1 һәм 2 компонент) тулысынча тәмамлаган (вакөинация ясатырга тиешле халыкның 90,3%).
Соңгы тәүлектә 11 726 кеше вакцина кадаткан (1 компонент – 5 333, 2 компонент – 6 393).
328 744 кеше ревакцинация ясаткан (+3136).
60 яшьтән өлкәнрәкләрнең гомум саны – 785 763.
60+ яшьтәгеләр арасында вакцинаның 1 компонентын 646 478 кеше кадатса, 2 компонентны 594 478 кеше ясаткан.
12дән алып 17 яшькәчә үсмерләр арасында вакцина ясатучылар саны – 2 554 кеше.