Коронавирус
8 февраль 2022, 15:32

Ярдәм беркайчан да артык булмый

“Ярдәм десанты” хәрәкәттә.

Ярдәм беркайчан да артык булмыйЯрдәм беркайчан да артык булмый
Ярдәм беркайчан да артык булмый

“Ярдәм десанты” хәрәкәттә.

 

 

Өй шартларында коронавирустан дәваланучы кешеләргә бүген  азык- төлек ярдәме күрсәтелде. Бөтен республика буенча бер үк вакытта 500дән артык кеше азык-төлек ярдәме алды.

“Бердәм Русия” партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров билгеләвенчә, бу акция Дәүләт думасы депутаты Наталья Орлова ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

"Ярдәм десанты" акциясендә бөтен республика буенча 200дән артык автоволонтер катнашкан. Активистлар көн дәвамында 100 кайнар төшке аш һәм 400 түләүсез азык-төлек җыелмасын таратты.

Әлеге акциягә Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Уфа шәһәр Советы һәм муниципалитетлар, "Чиста йөрәк" хәйрия фонды, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашкан. Моннан тыш, акциядә “Бердәм Русия"нең Яшь гвардиясе”, “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге һәм Евразия Халык ассамблеясе активистлары, М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар отряды, Яшьләр оешмаларының волонтерлык үзәкләре, “Русия терәге”, “Эшлекле Русия”нең Башкортстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре, Тхэквондо спорт федерациясе, артистлар актив кушылган.

– "Ярдәм десанты" акциясе амбулатор дәваланучы кешеләргә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз өлкәннәргә һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Волонтерлар тиз арада өйләргә бушлай азык-төлек җыелмалары һәм кайнар төшке ашлар китерә, – дип билгеләп үтте “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге кураторы Раил Әдиятуллин. – Акциягә күбрәк активистлар кушыла, бу бик сөенечле хәл.

 Чираттагы акция 15 февральдә узачак.

 

Фото: ufa.dixinews.ru

Ярдәм беркайчан да артык булмый
Ярдәм беркайчан да артык булмый
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас