Коронавирус
8 февраль 2022, 15:17

Бәлагә тарыма, тарысаң – арыма

Арытты бу ковид, тик нишлисең...

Бәлагә тарыма, тарысаң – арымаБәлагә тарыма, тарысаң – арыма
Бәлагә тарыма, тарысаң – арыма

Арытты бу ковид, тик нишлисең...

 

Бер тәүлектә 731 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 125 145.

 

Соңгы тәүлектә COVID-19 тагын 10 якташыбызның гомерен өзде.  Корбаннар саны 4 848гә җитте. Аларның 4148е 60 яшьне узган кешеләр.

Бүгенге көнгә дәваханәләрдә 308 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 215 пациент 60 яшьне үткән. 31 кешенең хәле авыр, икесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырлган.

15 472 кеше амбулатор дәвалана, алар арсында 6 527 пациент 60 яшьне узган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836). 1нче компонент белән 2 397 754 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 96,5 проценты). 2 236 631 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 90,1проценты).

Бер тәүлектә 12 198 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 5 423, 2нче компонент белән - 6 775).

Ревакциналанган гражданнар саны - 325 608 (+ 3 208).

60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763. Алардан 643 960 кеше 1нче компонент белән вакциналанган, ике  компонентны да 591 178 кеше алган. 

 12 -17 яшьлек балаларның 2 427се ковидтан прививка ясаткан.

Бәлагә тарыма, тарысаң – арыма
Бәлагә тарыма, тарысаң – арыма
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас