

Бүген хастаханәләрдә 285 кеше дәвалана, шуларның 169 ы 60 яшьтән өлкән. Шуларның 28е авыр хәлдә, 4 пациент механик вентиляциядә. Амбулатор дәвалануда 13 мең 840 кеше, аларның 60 яшьтән өлкәннәре 6466 пациент. Соңгы тәүлектә 231 кеше савыгып чыккан, барлыгы 124 мең 414 кеше савыккан. COVID-19дан 6 үлем очрагы теркәлде. Пандемия башланганнан алып 4 мең 838 кеше яман вирус корбаны булды. Пневмония белән авыручылар саны 26, савыгучылар 201. Республикага Covid-19 га каршы 2,914,858 доза вакцина алынган.
1 компонент белән вакцинацияләнүчеләр 2,392,331 кеше (прививка ясатырга тиешле халыкның 96,3%). Вакцинацияне тулысынча тәмамлаучылар (1 һәм 2 компонент) - 2,229,856 кеше ( 89,8%). Көн дәвамында 2330 кеше вакцина ясаткан. Вакцинацияләнүчеләрнең 60 яшьтән өлкәнрәкләре: 1 нче компонентны 642 мең 329 кеше, 2 нче компонентны 588 мең 783 кеше ясаткан. 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр вакцинацияләнгән балалар саны – 2220.
Чыганак:gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru