

Бер тынычландырырлык хәбәр дә килеп иреште бит әле: имеш тә, мутацияләр аркасында коронавирус инфекциясе үзенең үпкәләр тукымаларына үтеп керү сәләтен югалткан.
Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткән. Әмма... барыбер тынычланырга ярамый әле. Вирус дөнья буйлап, ил буйлап тарала. Безгә дә сак булырга, ул мөмкин кадәр җиңелрәк үтсен өчен чаралар күрергә кирәк. Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк!
Әйткәндәй, Әле Русиядә КОВИД-19 белән 1,5 миллион чамасы кеше авырый. Дөньяда коронавирус эләктерүчеләр саны 384 миллион кеше дип билгеләнә, шуларның 5,699ы вафат булган.
Фото: Башинформ.