

Коронавирусның яңа “омикрон-штаммы” дөнья буйлап коточкыч зур тизлек белән тарала. Ул моңа кадәр теркәлгән штаммнарга караганда күпкә йомшаграк үтә, дип билгели белгечләр.
Омикронның киң таралган билгеләре арасында томау төшү, төчкерү, тамак һәм баш авырту, ютәл бар. Аның терелгәч тә саклана торган тагын ике симптомы бар, болар – арка авырту һәм баш әйләнү.
“Бу штаммны йоктыручы пациентларда арканың аскы өлешендә һәм тән мускулларында көчле авыртулар (миалгия) кичерә”, – дип сөйли табиб Энн Мэри. Чирләп терелүчеләр арасында да бу авыртулар саклана. Шундый теория дә бар: инфекция тудырган миалгия сәбәпле арка белән проблемалар барлыкка килергә мөмкин.
Аннары, “омикрон”ны йоктыручы кайсыбер пациентларда баш әйләнү күзәтелә. Әле җитмәсә, арып киткән чакларда ул кабатланып тора, ди.
Чыганак: UfaTime.ru