

Табиблар белдерүенчә, гадәттәгечә, гыйнвар-февраль айларында республикада мизгел гриппы, ОРЗ һәм ОРВИ авырулары да баш калкыта. Менә шуңадыр да, бүгенге көндә югары температурадан иза чиккәннәр белән беррәттән, әз-мәз генә ютәлләгәннәр яки төчкергәннәр дә табибны йортларына чакыртырга яки үзләре поликлиникаларга барырга ашкынды. Нәтиҗәдә, поликлиникаларда озын-озын чиратлар барлыкка килде, ә шалтыратып, табиб чакыртырга теләүчеләр исә поликлиника телефонына эләгә алмый башлады. Мәсәлән, Уфаның 32, 52 һ.б. берничә поликлиникасында су буе чиратлар тезелүе, табибларның бар килүчеләрне кабул итәргә өлгерә алмавы, шул исәптән бик күп белгечләрнең үзләре дә чирләве хакындагы хәбәрләр бар халык арасында зур борчылу барлыкка китерде. Мондый хәл өлкәннәр некендә генә түгел, шулай ук балалар поликлиникаларында да күзәтелүе хакында хәбәрләр белән интернет челтәрләре гү килде.
Килеп туган катлаулы хәлләргә аңлатма бирелде. “Поликлиникаларда чиратлар күзәтелә. 8-11 сәгатьләрдә аеруча чиратлар зур. Кешеләр эшкә барыр яки баланы бакчага кертер алдыннан “больничный лист”лар, белешмә-өземтәләр алып чыгарга поликлиникага “сугыла”. Ягъни кешеләр алдан язылып түгел, кайчан тели, шунда килә. Нәтиҗәдә, чиратлар хасыйл була. Аннары, үткән дүшәмбедәге белән чагыштырганда, табибны йортка чакыртулар һәм кешеләрнең поликлиникаларга мөрәҗәгатьләре саны да ике тапкырга артты. Шуны исегезгә төшерәбез: “больничный” тутыру, табибны йортка чакырту өчен Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга, 122 номерына, 8 (347) 218-19-19 телефоны буенча Коронавируска каршы ситуацион үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хәл кискенләшеп, тән температурасы 40 градуска якынлашкан икән, 03, кесә телефоныннан 103 номерын җыеп, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк”, — дигән аңлатма һәм белешмә бирделәр әлеге хәлгә бәйле республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Озакламый коронавирусның шактый катлаулы үтүче чираттагы дулкыны килү мөмкинлеге хакында да хәбәр ителә. Чынлап та, авыручылар саны көннән-көн арта, димәк, сәламәтлек саклау системасына киеренкелекторган саен арта гына барачак.
-Пандемиягә карамастан, кешеләрнең вакытында сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге булырга тиеш, — дигән катгый бурыч куйды 28 гыйнварда үткән “Сәламәтлек саклау” сәгатендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Әлеге утырышта сүз шулай ук агымдагы елның 1 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр “Инцидент менеджмент” һәм “Кире бәйләнеш платформасы” системаларына сәламәтлек саклау темасына кагылышлы 1912 мөрәҗәгать килүе хакында да хәбәр ителде. Бу узган елның шул чорына карата ике тапкыр диярлек күбрәк.
Ситуацион үзәк операторларына да, “Омикрон” котырынуга бәйле, йөкләнеш бермәбер арткан. Алар көн саен 2-3 мең шалтыратуны эшкәртә. Мөрәҗәгать итүчеләргә тиз арада һәм җентекле консультация бирү өчен өстәмә рәвештә 24 оператор таләп ителә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләне оператив рәвештә хәл итү бурычын куйды.
Медицина кадрларының коронавирусның яңа дулкынына әзерлеге турында сөйләгәндә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин ковид-госпитальләрдә әлеге вакытта 439 табиб һәм 902 урта медицина персоналы эшләве турында белдерде. Янә дә 8118 табиб һәм 19250 фельдшер һәм шәфкать туташы махсус әзерлек үткән.
Амбулатор звенода коронавирустан авыруларга 1544 табиб, 1398 фельдшер һәм 1976 шәфкать туташы ярдәм күрсәтә. 1109 табиб һәм 2275 урта медицина хезмәткәре СОVID-19 авыруларын көндәлек дистанцион мониторинглауга җәлеп ителгән.
Янә килеп, поликлиникаларга практика эшенә медицина колледжларының 598 студенты чыккан. 31 гыйнвардан аларга БДМУның 843 студенты һәм 150 ординатор өстәлде.
29 гыйнварда үткән видеоконференциядә төбәктә коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында исә югарыда телгә алынган проблемаларны хәл итү буенча карарлар кабул ителде. Шулай итеп, бүгенге көндә Башкортстанда барлык өлкәннәр поликлиникалары да ялларсыз иртәнге 7.30 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли башлады. ПЦР анализларны исә хәзер поликлиникаларда 19.30 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор карамагындагы лабораторияләр исә тәүлек әйләнәсенә эш графигына күчә.
— Барлык пациентлар да оператив рәвештә беренче медицина ярдәмен алырга тиеш. Тән температурасы югары кеше көнозыны табиб кабул итүен көтеп интегергә тиеш түгел. Урындагы хакимият башлыклары бу мәсьәләне шәхси контролендә тотарга тиеш, — диде бу уңайдан җитди белдереп, Радий Хәбиров.
Максим Забелин үз чыгышында вакцина ясатучыларның “омикрон” штаммын күпкә җиңелрәк үткәрүе хакында әйтеп узды. Андыйлар арасында авыручылар саны 4 процент кына тәшкил итә. Бу җәһәттән сәламәтлек саклау министры Күмертау, Октябрьский, Сибай һәм Белорет шәһәрләрендә халыкны вакциналау дәрәҗәсе иң түбәннәрдән калуын, 80 проценттан да азрак булуын белдерде. Үз чиратында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге муниципалитетлардагы хәлне аерым игътибарга алырга кушты.
Башкортстанда дәүләт дәрәҗәсендә күрелгән һәм күрелүче бу чаралар, узган атна башы белән чагыштырганда, уңай нәтиҗәләр бирә. Димәк, коронавирусның киләсе дулкынын да җиңеп чыгарбыз.
Фото: Башинформ.