Коронавирус
7 Февраля 2022, 04:17

10 көндә 10 елга картаялар

Бу чир кешенең биологик яшен үзгәртергә мөмкин.

news.myseldon.comnews.myseldon.com
news.myseldon.com

Ковид кешенең биологик яшен үзгәртергә мөмкин дип исәпли молекуляр биолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының әйдәүче гыйльми хезмәткәре Максим Скулачев. Бу хакта ул “Sputnik радиосы”на биргән интервьюсында әйткән.

“Коронавирус инфекциясеннән прививка эшләтмәгән кешенең сәламәтлеге чир йоктырган очракта организмны 10 көндә 10 елга “картайтучы” бик зур күләмдәге кире факторлар тәэсиренә эләгә”, – дип кисәтә табиб.

Ковид сәбәпле үлемнәрнең күп булуы да шуның белән аңлатыла, ди ул. Чөнки үлем күрсәткече өлкәннәр арасында аеруча зур. “Чөнки аларның күбесенә алдагы 10 елны яшәү язмаган”, – ди Скулачев.

Ләкин, гадәти картаюга караганда, ковид инфекциясе китергән зыянны дәваларга була, дип раслый биолог. “Чирләгән вакытта кешеләр үзләрен начар хис итә, шулай да соңыннан җайлап кына булса да, нормаль биологик яшьләренә кайталар”, – дип тынычландыра галим.

Ковидтан вакцина ясатучылар инфекцияне җиңелрәк кичерә, шуңа аларда картаю процессы бик сизелми, дип исәпли ул.

Күпме белгеч, шулкадәр караш. Нәтиҗәсен үзебез ясыйк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас