

Хәзер ковид-19 белән авыручылар белән контактта булган русиялеләр изоляция режимын сакламасалар да була. "Роспотребнадзор"ның рәсми сайтында урнаштырылган Русиянең баш санитар табибы боерыгында шушы хакта бәян ителә.
Документта 3.8 пунктының гамәлдән чыгарылуы турыда әйтелә. Бу хокук нормасында ковид-19 белән авыручылар белән контактта булган гражданнарның 7 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә мәҗбүри изоляциядә булырга тиешлекләре турында әйтелгән иде. Яңа карар үз көченә рәсми рәвештә 6 февральдә керде.