Коронавирус
5 февраль 2022, 11:04

Җомга көнне 1845 кеше чирләгән

Бу чир бик тиз тарала шул...

vedtver.ruvedtver.ru
vedtver.ru

Башкортстанда соңгы тәүлектә 1845 кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Аларның 242се дәваханәләргә озатылган. Боларның 185е – 60 яшьтән өлкәннәр. 37 кешенең хәле авыр дип бәяләнә.

Ковид сәбәпле үлүчеләр саны – 19.

Бу куркыныч чирдән саклануның бердәнбер юлы – вакцинация, ди табиблар. Бүген прививка ясау буенча план үтәлгән, дияргә була. 2,38 миллионнан артык кеше, ягъни 96 процент беренче компонентны ясаткан, икесен дә эшләтүчеләр күрсәткече – 89,6 процент.

12дән 17 яшькә кадәр балаларның 2163е вакцина ясаткан.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас