Коронавирус
5 февраль 2022, 08:25

Ковидтан 78 тапкыр тест тапшырган

Ул инде 14 ай карантинда яши...

tavrijci.orgtavrijci.org
tavrijci.org

Төркиянең Стамбул шәһәрендә бер ир инде 14 ай карантинда яши. Чөнки ул коронавирустан тапшырган бар тестлар да уңай нәтиҗә күрсәтә икән.

“A Haber” телеканалы хәбәр итүенчә, Мозаффәр Каясан 2020 елның ноябрендә коронавирус йоктыра. Шуннан башлап ул 78 тест тапшырган һәм барысы да “+” билгелесе белән килгән. Ул, карантинда утырудан туеп, хакимияткә мөрәҗәгать иткән.

“Галимнәр һәм табиблар минем иммун системасы бик какшаган дип әйтә. Чөнки миндә – лейкемия һәм мине дарулар ярдәмендә генә тоталар. Бу бик авыр процесс”, – дип сөйләгән ир. Өч ел элек аңа җелек сөяген күчереп утырту буенча операция дә ясаганнар.

Әйткәндәй, белгечләр безнең илгә омикронны Төркиягә барып йөрүчеләр күпләп ташый, диләр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас