Коронавирус
4 февраль 2022, 09:44

СПИД чире дә онытылып торамы?

   Бүген, коронавирус пандемиясе бар дөньяны дер селкетеп тотканда, башка чирләр нигәдер арткырак планга күчкән кебек тоела. Ә бит алар беркая да китмәде һәм бетмәде дә...

СПИД чире дә онытылып торамы?СПИД чире дә онытылып торамы?
СПИД чире дә онытылып торамы?

Бүген, коронавирус пандемиясе бар дөньяны дер селкетеп тотканда, башка чирләр нигәдер арткырак планга күчкән кебек тоела. Ә бит алар беркая да китмәде һәм бетмәде дә...

   “Бүген бар дөньяда 38 миллион чамасы кеше ВИЧ-инфекция белән яши”,- дигән мәгълүматлар бирә, мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

   Актив рәвештә алып барылган ретровирус терапиясе аркасында соңгы елларда СПИД, үлемечле чирләр исемлегеннән төшеп, хроник авырулар исемлегендә урын алды. Шулай да теләсә нинди инфекция эләгү дә мондый чирлеләр өчен зур хәвеф тудыра. Соңгы тикшерүләр шуны күрсәтә: алар йөрәк-кан тамырлары чирләренә аеруча бирешүчән булалар икән.

   ВИЧка ия пациентларда атеросклероз барлыкка килү хәвефе һәр 5 ел саен 20шәр процентка, чирнең авырлыгы 23 процентка кадәр арта бара, ди белгечләр. Ир-егетләргә исә аеруча сакланырга кирәк: аларда атеросклероз кебек мәкерле чир 2,5 тапкырга ешрак очрый, ә чирнең авыр формасы 95 процентка кадәр югарырак була.

   Галимнәре шулай ук ВИЧ авырулыларда деменция барлыкка килү хәвефе, бу чир белән чирләмәүчеләргә караганда, 58 процентка артыграк һәм ул аларда 10-11 елга иртәрәк башлана дип тә хәбәр итә.

Фото: rgp4.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас