

Февральнең беренче яртысында республика поликлиникалары һәм амбулаторияләрендә COVID-19лы пациентларның күплеге белән килеп туган проблемаларны хәл итүгә ирешелде. Зубоводагы республика клиник йогышлы авырулар үзәге, республика клиник инфекцион хастаханәсе, шулай ук 17 санлы Шәһәр балалар клиник дәваханәсе коронавирус белән чирләгән балалар өчен махсус бүлекләр ачалар. Бу хакта коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында бүген, 4 февральдә хәбәр иттеләр. Аны видеорежим форматында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.
–Төбәктә COVID-19 йоктыру арта. Узган атнада без 110 процентлы үсеш күзәтәбез. Узган тәүлектә генә 1678 авыру ачыкланган. Бу яңа антирекорд, – дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. – Шул ук вакытта госпитальләрдә ятучылар саны артмый. Күпчелек пациентлар өйләрендә дәвалана. Инфекцион үзәкләрдә 2564 кеше ята. Буш койка-урыннар саны 24 процент тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүләрнең иң югары ноктасы беренчел звено – поликлиникалар һәм амбулаторияләргә – туры килде. Әмма БДМУ студентлары һәм ординаторлары ярдәме белән пациентлар агымын киметүгә ирешелде.
Исегезгә төшерәбез, 31 гыйнвардан алып Башкортстанда өлкәннәр өчен барлык поликлиникалар 7:30дан алып 22.00 сәгатьткә кадәр эшли. ПЦР-тестларны 19.30 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин.
Радий Хәбиров бу көннәрдә эшләгән табиблар һәм медицина персоналына рәхмәтләрен җиткерде.