

Коронавирус турында көн саен диярлек бер яңалык ишетелеп тора. Ковидтан вакцина мәсьәләләре буенча Америка эксперты Мелани Свифт та омикронга бәйле тагын бер хәвефне әйткән.
Табиб бәян итүенчә, коронавирус белән чирләп терелүчеләр 45 көннән соң омикронны йоктырырга мөмкин.
“Моңа кадәр ковид белән чирләп терелүчеләрдә өч айга җитәрлек саклану барлыкка килә дип исәпләнелә иде. Ләкин омикрон-штамм барлыкка килгәч, 90 көнгә кадәр үк кабаттан чир йоктыру очраклары артты”, – ди Свифт.
Шуңа саклану чаралары турында онытмаска кирәк, ди ул. Ә өч ай үткәннән соң ковидның башка штаммнары да яңадан ябышырга мөмкин.