

Башкортстанда яшәүчеләр ПЦР-тест эшләтү белән бәйле хәлгә борчылып, төбәк башлыгына мөрәҗәгать иткән. Күпләр аның нәтиҗәсен атналар буе ала алмый икән.
"Сишәмбе көнне ПЦР тапшырдым, әлегә кадәр нәтиҗәсе юк. Минем белән бер көнне больничныйга киткән, әмма башка районнарда яшәүче коллегаларым инде кичә үк нәтиҗәсен алдылар, ә безнең Нижегородка филиалында, 44нче поликлиникада әлегә кадәр юк. Бу хәл бер минем белән генә түгел. Табиб дәвалану билгели, ләкин ковидтанмы ул, ОРВИданмы - аңлашылмый. Аннары мине эшкә ПЦР нәтиҗәсеннән башка кертмәячәкләр», — дип зарланган Гөлчәхрә.
«Мин 31 гыйнвар көнне үк ПЦР тест тапшырдым – әлегә кадәр нәтиҗәләр юк. Берничә тапкыр Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыраттым, әзер түгел, диләр. Күпме көтәргә була?», — дип язган Наталья Арипова.