

Башкортстанда соңгы 5 көндә коронавирус ачыклану буенча антирекорд саннар теркәлде. 3 февраль тәүлегендә, мәсәлән, 1492 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Ә терелеп чыгучылар саны ике тапкыр азрак – нибары 609 кеше. Чирләүчеләрнең гомум саны 135,7гә җитте.Шуларның 123 меңгә якыны терелгән.
Бүгенге көндә 8 мең кеше вирус белән көрәшә. Бу сан узган елның октябрь күрсәткечләренә тәңгәл килә. Дәваханәдә ятучылар саны 229га җитте. Авыр чирлеләр саны – 35. Өчесе ИВЛга тоташтырылган. Өйләрендә 7,8 мең кеше дәвалана. Уфада балалар арасында ковид белән авыру 4,3 тапкырга кадәр артты.
Соңгы тәүлектә ковидтан 18 кеше гомере өзелгән. Барлыгы исә “таҗлы” вирус 4 802 башкортстанлы гомерен өзде. Шуларны 4 118е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Бүгенге көндә Башкортстанда ковид-авырулар өчен 2300 койка җәелдерелгән. Республиканың потенциалы исә – 10 меңгә кадәр ковид-койкалар, дип хәбәр итте 3 февральдә үзенең социаль челтәрләрендә Радий Хәбиров. Февральдә Туймазыда ковид-госпиталь сафка тапшырылачак, Сибайда да госпиталь төзелә, диде төбәк Башлыгы һәм эш бирүчеләрне хезмәткәрләрен “удаленка”га күчерүне үтенде. “Үзем дә бу көннәрдә дөньяны компьютер мониторы аша күзәтергә мәҗбүрмен”, – диде ул.
Соңгы тәүлектә коронавирустан тагы 11,5 мең кеше вакцина ясаткан. Барлыгы 2,377 миллион кеше. Бу планнан 95,6% дигәнне аңлата. Шул исәптә “Спутник М” вакцинасын да үз ирекләре белән 12-17 яшьлек 1592 үсмер ясаткан.
Катлаулы эпидемиологик хәл туу сәбәпле башкаланың өч югары уку йорты – БДПУ, БДУ һәм БДАУ – дистанцион белем алу форматына күчкәннәр.
Чыганак: bashinform.ru