Коронавирус
3 февраль 2022, 14:05

Балаларны вакциналауга багышланган брифинг үтте

Анда белгечләр үз фикерләрен әйтте.

Балаларны вакциналауга багышланган брифинг үттеБалаларны вакциналауга багышланган брифинг үтте
Балаларны вакциналауга багышланган брифинг үтте

 Уфа  хакимиятендә 12-17 яшьлек балаларны һәм үсмерләрне вакциналау мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте.  

Бер атна элек республикага 2800дән артык доза «Спутник М» вакцинасы кайтты, шуларның 540ы Уфа поликлиникаларына бүленгән. Бүгенге көндә башкалада 423 үсмер прививка ясаткан.
Брифингта Башкортстанның сәламәлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин, Уфа шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчикаева, Башкортстан буенча кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина, СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Рафаэль Яппаров, Уфа шәһәр хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Хаффазова, БДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доценты Татьяна Просвиркина катнашты.


Белгечләр күп актуаль сорауларга җавап бирде. Алар хакында тулырак укыгыз: ufacity.info/press/news/442323.html

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас