Коронавирус
2 февраль 2022, 13:43

Яшь белгечләр ярдәмгә ашыга!

   Коронавирус пандемиясе башланган чордан алып республикада медицина персоналына булган кытлык үзен аеруча нык сиздерә.    

Яшь белгечләр ярдәмгә ашыга!Яшь белгечләр ярдәмгә ашыга!
Яшь белгечләр ярдәмгә ашыга!

Коронавирус пандемиясе башланган чордан алып республикада медицина персоналына булган кытлык үзен аеруча нык сиздерә.

   Табиблар саны җитешми, җитмәсә, бүгенге катлаулы чорда, авырулар белән даими бәйләнештә эшләү нәтиҗәсендә табибларыбыз да күпләп авырый...

   Менә шуңа да бүген Башкортстанның медицина оешмаларында халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә 2534 студент һәм ординатор катнаша. Эчке мониторинг мәгълүматларына караганда, республиканың медицина оешмаларына табиб, табиб-стажер, урта медицина хезмәткәре вазифасына 1465 ординатор һәм урта һәм кече медицина хезмәткәре вазифасына 821 студент эшкә урнашкан. Шулай ук вакцинация пунктларында һәм башка ярдәм кирәк булган урыннарда күп кенә белем алучылар волонтерлык эшен алып бара.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас