

Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймаска. Шушы сүзләр белән Роспотребнадзорның төбәк идарәсе башлыгы Анна Казак Башкортстан халкынннан балаларны түгәрәкләргә, секцияләргә һәм сәүдә үзәкләренә йөртмәүне үтенде. Бу карантиндагы балигъ булмаганнарга кагыла.
“Класслар, мәктәпләр ябылу кебек карантин чаралары республикада җитәрлек, әмма ата-аналарга шуны әйтәсем килә карантинда була торып балалар өстәмә белем бирү учреждениеләре, түгәрәкләр һәм секцияләргә йөрергә тиеш түгел. Ата-аналарны моңа игътибар итәргә чакырам”, – дип ассызыклады Анна Казак республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.
Бүгенге көндә Башкортстанда 2 меңнән артык сыйныф COVID-19 буенча карантинда. Уфада 21 мәктәпне дистанцион белем алуга күчергәннәр.
Чыганак: bashinform.ru