Коронавирус
2 февраль 2022, 11:59

Антирекорд куелган

Сүз коронавирус йоктыру турында бара.

list-name.rulist-name.ru
Фото:list-name.ru

Республикада COVID-19 йоктыручылар саны  буенча антирекорд куелган. Соңгы тәүлектә 1205 кешедә яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган, дип хәбәр итәләр БРның Сәламәтлек саклау  министрлыгында.

Моннан алдагы көндә 982 кешедә “таҗлы” вирус ачыклануы турында хәбәр иткән идек.

Пандемия башланганнан соң барлыгы 134,3 мең башкортстанлыга коронавирус инфекциясе дигән диагноз куелган.  

“Стационарларда бүгенге көндә коронавирустан 233 кеше дәвалана, шуларның яртысыннан күбрәге – өлкәннәр. 42 кеше – авыр хәлдә. Амбулатор рәвештә 7 меңнән артык авыру дәвалана. Шуларның 4,9 меңгә якыны – 60 яшьтән өлкәнрәк пациентлар”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Узган тәүлектә  төбәктә COVID-19дан  18 кеше үлгән. 2020 елның мартыннан  (пандемия башланган вакыт) алып барлыгы 4,8 мең кеше ковид корбаны булды. Шуларның 4,1 меңнән артыграгы – өлкән яшьтәгеләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас