Коронавирус
1 февраль 2022, 07:05

Спектакльләр булмый

Ни сәбәпле?

О.ЯровиковО.Яровиков
Фото:О.Яровиков

Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсендә башкорт драма театры спектакльләре булмый. Мисал өчен, 4 февральдә  – “Бигылый” (“Беглый”) спектакле, 5 февральдә – “Кодача”  музыкаль комедиясе, 6 февральдә “кечкенә Мук хакында кечкенә вакыйга”  балалар әкияте һәм “Каравыл! Әти өйләнә?!”  комедиясе булмаячак.

“Театр өйдән эшләү режимына күчте, чөнки күп хезмәткәрләр больничныйда. Сатып алынган барлык билетлар да башкорт драма театрының башка спектакльләренә гамәлдә кала”, – дип хәбәр итәләр театрда.  

Театр-концерт берләшмәсе составындагы филармониядә 3 февральдә “Данлы эшләр башында” музыкаль программасы булачак.

Әйткәндәй, кичә, 31 гыйнвар көнне,  Уфа “Нур” татар дәүләт театры да вакытлыча ябылуын хәбәр иткән иде.

 “Нур” 6 февральгә кадәр спектакльләр күрсәтүне туктатып тора.  Мондый карар эпидемиологик хәл белән бәйле кабул ителде, күп актёрлар авырый”, – дип хәбәр итте театрның матбугат сәркатибе Гөлшат Сафина. – Билетлар сатып алган тамашачылар аларны кайтара ала яисә соңрак шушы ук, я булмаса алдан кассада урыннар бармы-юкмы икәнлеген белешеп, башка берәр спектакльгә килә ала”.

8 февраль көнне бер артист та чирләп китмәсә, репертуарга ярашлы “Гөргөри кияүләре” спектакле күрсәтеләчәк. Әле артистлар “Соңгы мәхәббәт” спектаклен zoom аша дистанцион рәвештә репетициялиләр. Кая карама барысы чирләгәндә актёрлар гына вирус йоктырмый калмас шул. Алар да бит безнең кебек үк кешеләр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас