

Лондонның Империя көллияте тикшеренүчеләре дельта вариант белән чагыштырганда коронавирусның омикрон-штаммын кабат йоктыру хәвефе 5,4 тапкырга күбрәк, ди.
Галимнәр мәгълүматлары буенча, үткәрелгән COVID-19 аркасында барлыкка килгән саклау механизмы нибары 19 процент тәшкил итәргә мөмкин.
Шул ук вакытта Көньяк Америкада үткәрелгән тикшеренү омикрон-штаммны йоктыру дельтадан саклый дигән фикердә. Галимнәр яңа штаммны йоктыручылардагы антитәнчекләрнең дельтадан 4 тапкырга ныграк саклавын ачыклаган.
Моңарчы табиб-инфекционист, медицина фәннәре кандидаты, “Инвитро-Сибирь” клиника-диагностика лабораториясенең баш табибы Андрей Поздняков омикрон- штаммның респиратор инфекцияләргә хас булмаган билгеләрен атады.
Табиб сүзләренчә, арыганлык хисен, мускуллардагы яисә суставлардагы авырту тойгысын, укшуны, аппетит кимүне, төрле неврологик симптомнарны һәм тәнгә тимгелләр чыгуны омикронның билгеләренә кертеп була. Шул ук вакытта бу билгеләрнең шактыйлары, мәсәлән, аппетит кимү, ОРВИның башка симптомнары белән бергә очрый. Шулайдыр да, бүгенге көндә кемнең хәлен сорашсаң, "ул чирләгән" дигән хәбәр ишетәбез. Билгеләре буенча чыннан да омикронга охшаган. Коронавируска тапшырган тестлар да күпләрдә уңай нәтиҗә күрсәтә.
Бәлки, шулай күпләп чирләп, вирустан тизрәк котылырбыз?
Чыганак: lenta.ru