

Үзизоляция режимын сакларга һәм үзаллы дәвалану белән шөгыльләнмәскә.
Башкортстан табиблары ковид белән чирләгәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтте.
Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны арта.
Соңгы атнада чирләүчеләр 40% ка арткан. Бу хакта коронавирусның таралуына юл куймау буенча оператив штаб утырышында БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Максим Забелин “омикрон” штаммы белән авыручылар чирне билгеләрсез яки җиңел формада үткәрүен әйтте.
Дема дәваханәсенең баш табибы Фәнил Шамигулов коронавирус белән авырганда иң мөһиме башкаларга йоктырмау икәнен искәртеп үтте. Өлкән яшьтәгеләргә, шул исәптән әти-әниегезгә, кунакка йөрмәскә, эшкә бармаска кирәк.
Ковид һәм ОРВИны җиңел формада үткәрүчеләр өчен “памятка” авыручылар өчен төп киңәш булып торырга тиеш.
Ковидны дәвалау буенча вакытлыча методик киңәшләрнең соңгы версиясенә ярашлы, чирне җиңел һәм уртача авырлыкта үткәрүчеләр амбулатор шартларда дәвалана. 65 яшьтән өлкәннәргә бу кагылмый. Дәвалау-профилактика учреждениеләрендә амбулатор звенодагы авыруларны күзәтү һәм дәвалау алгоритмы булдырылган. Ул ике төп функцияне үти: амбулатор авыруларны төрләргә бүлә һәм госпитализация өчен күрсәткечләрне билгели, кирәк булса дәвалый, ПЦР-диагностика үткәрә.
Кем вакцина кадаткан, ревакцинация ясаткан яки ярты елдан да артык булмаган вакыт аралыгында чирләгән булган, алар двәалауга мотаҗ түгел. Әмма “больничный” ала алалар һәм өйдә торырга тиешләр.
Безнең төп максат – бу чирнең таралуын кисәтү. Шуңа күрә аз гына симптомнар сизелсә дә, үзизоляциягә китәргә һәм Русия сәламәтлек саклау министрлыгы киңәш иткән эпидемиягә каршы көрәш чараларын кулланырга кирәк, – ди Республика кан бирү станцисе баш табибы Рәмил Хәмитов. – Әгәр хәлегез начарланса, тын алуы авырлашса, температурагыз 38дән югары күтәрелеп, ике көн торса, 122 номерына шалтыратып белгеч белән киңәшләшә яки “ашыгыч ярдәм” чакырта аласыз.
Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы элеккечә битлек кияргә, социаль дистанция сакларга, кулларыгызны ешрак юарга һәм, әлбәттә, вакцина кадатырга өнди.