

Республика буенча бүгенге көндә ковид белән авыручылар саны 132 078 кеше тәшкил итә. Ә яңа очраклар саны - 964.
Әлеге көндә стационарда барлыгы 192 авыру дәваланса, шуларның 121е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Шул исәптән 42се – авыр хәлдә, ясалма сулыш алдыру аппаратын 2 кеше куллана.
5927 кеше амбулатор дәвалануда булып, тәүлек эчендә 491е терелеп, аякка баскан. Барлыгы 121 241кеше савыгып чыккан.
Кызганычка каршы, бу афәт күпме кеше гомерләрен өзә. Шул рәвешле, COVID-19дан 9 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 4 748 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 4 087 - 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.
Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 28 авыру теркәлеп, 141е савыгып чыккан.
Республикага барлыгы коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен 2 914 858 доза вакцина кайтарылган.
Беренче компонент белән 2 360 373 кеше вакцина ясаткан (тиешле халыкның 95% ы). Вакцинацияне тулысынча 2 199 946 кеше төгәлләнгән (88,5 % ы).
Тәүлек эчендә 2 483 кеше прививка эшләткән. Вакцина ясаткан 60 яшьтән олырак кешеләрнең гомум саны - 785 763.
Бүгенге көндә республикада ревакцинация үткән гражданнар саны 303 514 кеше тәшкил итә.