

Коронавирусның омикрон штаммы тиз таралу белән куркыныч, диләр.
Моңа кадәрге штаммнар эләккәндә кеше 3-4 көннән генә йогышлыга әйләнә иде, ә омикроннан соң берничә сәгать үтүгә йогышлы булырга мөмкин. Бу хакта “Вектор” вирусология һәм биотехнология гыйльми үзәге филиалы җитәкчесе Александр Семенов бәян итте.
“Иң күңелсезе шул – омикрон тиз таралу сәбәпле, сез 3-4 көннән түгел, ә инде кичкә вирус таратучы булырга мөмкинсез”, – ди ул.
Шуны да әйтергә кирәк: бу штамм калганнарга караганда организмнан тизрәк чыга. Уртача бер атна дигәндә ул инде организмнан чыгып китә.
Исегезгә төшерәбез, омикрон беренче тапкыр 2021 елда Африканың көньягында ачыкланды. Коронавирус белән көрәш буенча федераль штаб мәгълүматларына ярашлы, бүген бу вирус илнең 82 төбәгендә таралган.