Коронавирус
31 Января 2022, 08:55

Күпләр авырый

Бүгенге көндә вируска кагылышлы тема актуаль булып кала.

Күпләр авырыйКүпләр авырый
Күпләр авырый

Арабызда күпләр чирли. Әлеге чорда табиблар иңенә зур бурыч йөкләтелә. Шуңа күрә дә белгечләргә язылу, анализлар һәм чиратлар белән проблемалар килеп туып тора.

Коронавирус буенча штаблар, дәваханәләр һәм поликлиникалар буенча эш сәфәрләре, "Сәламәтлек сәгате" форматындагы киңәшмәләр - Радий Хәбиров аеруча боларга күп вакытын бирә. Бүген дә “Сәламәтлек сәгате” булып, анда чыгышлар тыңланды. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин-Башкортстанда килеп туган хәлләр нигезендә нинди эшләр башкарылуы турында, халыкны борчыган сораулар буенча сөйләде.

2022 елның гыйнварында Башкортстан идарә итү үзәге күзәтүе буенча  гомумән алганда, сәламәтлек саклауга кагылышлы һәм аеруча коронавирус темасы беренче урында килә. 2022 елның 1 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр республика халкыннан "Инцидент-менеджмент" системасы аша 443 мөрәҗәгать кергән (2020 елда шул ук чорда 545 иде), "Элемтә платформасы" аша 2021 мөрәҗәгать (2020 елда статистика башка – 368 мөрәҗәгать). Шикаятьләр Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Иглин районнарыннан күбрәк килгән.Төп тема-дәваханәләрдәге чират.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас