Коронавирус
30 гыйнвар 2022, 06:10

Поликлиникалар озаграк эшләячәк

31 гыйнвардан алар яңа эш режимына күчә. 

Поликлиникалар озаграк эшләячәкПоликлиникалар озаграк эшләячәк
Поликлиникалар озаграк эшләячәк

31 гыйнвардан Башкортстанда поликлиникалар 7:30дан 22:00гә кадәр эшләячәк.

Республикада COVID-19 белән авыручылар саны узган атнада 40 процентка арткан. Шуңа күрә поликлиникаларның эш режимы үзгәрә.

ПЦР-анализларны хәзер поликлиникаларда 19:30га кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Роспотребнадзор" карамагындагы лабораторияләр тәүлек буе эшли торган графикка күчә. Бу хакта кичә,29 гыйнварда, коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Оператив штаб утырышында Максим Забелин сәламәтлек саклауның беренчел звеносының эш режимын 31 гыйнвардан дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 7:30дан 22:00гә кадәр билгеләргә тәкъдим итте. Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм республика халкына амбулатор ярдәм күрсәтүне көчәйтергә кушты. - COVID-19 йогышларын ачыклау буенча ПЦР-анализларны тапшыру өчен пациентларны кабул итү шулай ук көн дәвамында-7:30дан 19:30га кадәр барачак. Анализларны иртән генә түгел, ә көннең икенче яртысында да тапшырырга мөмкин, - дип әйтте Забелин.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас