

29 гыйнварда "Торатау" конгресс-холлында ковидка каршы прививка һәм ревакцинация ясатусыларга ковидка каршы җыелмалар бүләк иттеләр. Чараны "Русия Кызыл Хач" гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге "Ковид-19" таралуын туктат" программасы кысаларында оештырды. Уфа шәһәрендәге төбәк бүлеге җитәкчесе Антон Федотов әйтүенчә, алар үткән атнада мондый чараны кан алмаштыру станциясендә дә үткәргәннәр. Уфадагы БДМУ каршындагы "Кызыл Хач"оешмасы волонтерлары килүчеләргә санитар- эпидемиологик таләпләр турында сөйлиләр, вакцинация турындагы сорауларга җавап бирәләр.
Чыганак: ufacity.info