Коронавирус
29 гыйнвар 2022, 08:06

Бишенче дулкын кайчан бетәчәк?

Русиядә коронавирусның бишенче дулкыны башланды. Вирусолог, Новосибирск дәүләт университетының бионанотехнология, микробология, вирусология лабораториясе җитәкчесе Сергей Нетесов аның кайчан бетәчәген сөйләгән.

72.ru Бишенче дулкын кайчан бетәчәк?72.ru Бишенче дулкын кайчан бетәчәк?
Бишенче дулкын кайчан бетәчәк?Фото:72.ru

Русиядә коронавирусның бишенче дулкыны башланды. РИА -Новости мәгълүмат агентлыгына бу турыда вирусолог, Новосибирск дәүләт университетының бионанотехнология, микробиология, вирусология лабораториясе җитәкчесе Сергей Нетесов аның кайчан бетәчәген сөйләгән.

Галим әйтүенчә, әлеге вакытта Русиядә кооронавируска каршы коллектив иммунитет җитәрлек түгел – 60 проценттан түбәнрәк. “Кешеләр күпләп прививка ясатса, әлбәттә, тизрәк тә җиңеп чыга алабыз, әмма озайлы дулкынга әзерләнергә киңәш итәм”, - дигән ул. Русиядә Ковид-19дан прививка ясату бик акрын темпта бара. Омикрон штаммы үзенә кадәр булган дельтаны кысрыклап, Русия төбәкләре буенча тиз арада тарала башлады. Шуңа да өч-дүрт айга әзерләнергә кирәк, дигән Нетесов.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас