

Башкортстанда ковид: безне алда ни көтә? Поликлиникаларда чиратлар, анализ озак килми, ашыгыч ярдәм машинасы килми...Илдәге медицина ничек эшен үзгәртергә мәҗбүр булса, Башкортстанда да катлаулы хәлләр күзәтелә. Төбәктәге хәлләр, республика хастаханәләре һәм поликлиникаларда оештырылган эшләр турында БСТ телеканалында һәм социаль челтәрләрдә туры эфирда сөйләячәкләр. Республика халкы бүгенге ситуациядә үзен ничек якланган итеп тоя ала? Сорауларга Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, Роспотребнадзор, ашыгыч ярдәм хезмәте, шәһәр поликлиникалары вәкилләре һшм башка белгечләр җавап бирәчәк. Туры эфирны, шулай ук, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге, БСТ телеканалыннан карап була. Эфир 29 гыйнварда 19.45 сәгатьтә башлана. Трансляцияне Башкортстан 24 телеканалыннан да карап булачак. Трансляциягә сылтама https://vk.com/wall-172931669_11584