Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 гыйнвар 2022, 20:18

Ярдәм кирәксә, шалтырат!

Диләр Сибай волонтерлары.

sibay.bashkortostan.ru
Фото:sibay.bashkortostan.ru

Коронавирус инфекциясе таралуының беренче көннәреннән үк Сибайда ярдәм күрсәтү акциясе кысаларында “Без бергә” волонтерлар штабы үз эшен башлады. Коронавирус белән бәйле хәллә үзгәрүгә карап, волонтерлар өчен яңа эшләр өстәлеп тора. Шуларның  берсе –  хроник авыруларга ия 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дарулар илтеп тапшыруда ярдәм күрсәтү. Авырулар белән элемтәгә кермәс өчен андый пациентларга дарулар алыр өчен поликлиникага йөрмәү яхшырак. Нәкъ шуңа күрә медикаментлар ташуны үз өсләренә волонтерлар алды. Йорт һәм фатирлар буйлап обход ясау, халык белән әңгәмәләшү, вакцинация хакында памяткалар тарату, 65 яшьтән өлкәнрәк сибайлылар белән телефон аша хәбәрләшү дә “Без бергә” волонтерлар штабының эше.

Быелның гыйнварыннан штб эшенә шәһәр округы Советы депутатлары  да кушылган. Гадәттә башта берникадәр вакыт телефонда дежур итәргә туры килә. Шалтыратуларны эшкәрткәннән соң ярдәмгә мохтаҗларга баралар.  Әйткәндәй депутатлар шәхси автомобильләрендә  дежур итә.

Бүген волонтерлар арасында – студентлар, хуҗабикәләр, таксистлар, эшкуарлар, депутатлар һәм чиновниклар. Биредә беркемнең дәрәҗәсе дә, статусы да мөһим түгел. Мондый эшчәнлек кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын ачып, шул рәвешле аларны берләштерә, эчкерсезлеккә һәм шәфкатьлелеккә ышанычны арттыра.

Ярдәмгә мохтаҗ Сибай халкы 8-987-493-27-54 һәм  8-987-493-27-50 телефон номерлары буенча волонтерларга мөрәҗәгать итә ала. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: