Барлык яңалыклар
Коронавирус
28 гыйнвар 2022, 22:56

Радий Хәбиров: Чираттагы дулкын катлаулы үтә

Бу хакта ул "Сәламәтлек сәгате"ндә бәян итте.

Бүген видеоконференция форматында  узган “Сәламәтлек сәгатендә” төбәк Башлыгы  Радий Хәбиров республикада коронавирус пандемиясенең чираттагы дулкыны шартларында сәламәтлек саклау системасының амбулатор звеносы эшен көчәйтергә боерды.

Яңа “омикрон” штаммы тиз йогышлы булуы белән аерыла, әмма шул ук вакытта пациентлар, гадәттә, ирне  билгеләрсез яисә җиңел үткәрә. Бу  очракта төп йөкләмә поликлиникалар иңенә төшә.

-Бүген безне борчыган төп мәсьәлә – коронавирусның чираттагы дулкыны. Ул катлаулы үтә. Көн саен авырулар саны күбәя, димәк, сәламәтлек системасына төшкән нагрузка да арта, – диде Радий Хәбиров. – Поликлиникаларга мөрәҗәгать итүләр саны кисәк артты. Без инде чиратлар хасил булуын күрәбез, аеруча Уфада. Алай булырга тиеш түгел. Пандемиягә карамастан, кешеләрнең медицина ярдәмен вакытында алу мөмкинлеге булырга тиеш.

-Ситуацион үзәктә БДМУдан  медицина белгечләре булуы да зарур. Ул белгечләр шалтыратучыларның  сорауларга җавап бирә алырга һәм аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга тиеш, – диде төбәк җитәкчесе. – Безнең операторлар шалтыратуларның күп булуына әзер булырга тиеш.  

БДМУ Ректоры Валентин Павлов 12 ординатор Ковидка каршы ситуацион үзәктә эш башларга әзер дип әйтте.

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: