Барлык яңалыклар
Коронавирус
27 гыйнвар 2022, 10:00

Тагын да хәвефлерәк коронавирус табылган

Очы-кырые юк бу вирусның...

mosdez24.ru
Фото:mosdez24.ru

Якын Көнчыгыш MERS  бизгәген котыртучының якын “туганы” – NeoCov яңа коронавиус Көньяк Африка республикасында ачыкланган. Әлегә ул ярканатлар өчен генә куркыныч тудыра, ди.

“Российская газета” биология буенча фәнни мәкаләләрнең электрон архивы тикшеренүенә сылтанып түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Әлеге коронавирусның геномында бер мутация барлыкка килгән хәлдә ул кеше өчен хәвефлегә әйләнәчәк. Ярканатларның үпкәләре күзәнәкләренә үтеп керер өчен NeoCov АСЕ2 рецепторын куллана. COVID-19ны тудыручы SARS-CoV-2 да  нәкъ шул рәвешле  кешеләр үпкәләренә  үтеп керә.

NeoCov-ның  хәвефе  шунда ки: ул ACE2 рецепторы белән COVID-19ны котыртучы  тоташкан юл белән тоташмый. Шуңа бу коронавирустан антитәнчекләр дә, аксымлы молекулалар да коткармаячак.  Шуңа әлеге патоген кешелек өчен аеруча куркыныч тудырырга мөмкин.

Бүгенге көндә  хәвефле коронавируслар АКШ, Камбоджа, Швейцария һәм башка илләрдәге кыргый хайваннар һәм ярканатлар популяцияләрендә бар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: