Барлык яңалыклар
Коронавирус
26 гыйнвар 2022, 19:33

Волонтерлар ярдәмгә ашыга!

Коронавирусның яңа дулкыны белән бәйле, Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең кайгырту” дип аталган волонтерлар үзәге дә үз эшен активлаштырды.

Волонтерлар ярдәмгә ашыга!
Волонтерлар ярдәмгә ашыга!

Коронавирусның яңа дулкыны белән бәйле, Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең кайгырту” дип аталган волонтерлар үзәге дә үз эшен активлаштырды.

   Активистлар бар республикадан килгән мөрәҗәгатьләр белән кызу эшли: алар дарулар һәм азык-төлек китерә, медицина оешмаларында һәм табибларга ярдәм итә.

   Бүген, мәсәлән, Михайловка авылында автоволонтер Гөлшат Каюмова үзенең шәхси машинасында табиб-терапевтны амбулатор пациентлар йортларына йөрткән.

   “Мондый катлаулы чорда беркем дә читтә калырга тиеш түгел”,- ди Гөлшат үзе.

   Татар-башкорт халкының танылган җырчысы Рәдиф Зарипов исә оператор буларак шалтыратулар кабул иткән, шулай ук чакыру буенча күп балалы гаиләгә кайнар төшке аш китергән.

   “Без, артистлар, һәм барлык һөнәр ияләре дә республикабыз халкына ярдәм итәргә тиешбез”,- ди Рәдиф үзе бу җәһәттән. Волонтерлар китергән дару һәм ризыкларны гаиләләр белән видеобәйләнеш аша аралашып, контактка керми тапшыра волонтерлар.

   “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең кайгырту” дип аталган колл-үзәге 2020 елның мартында төзелгән иде. Бүген биредә көн саен бар республикадан 2 меңләп шалтырату кабул итәләр.

   Колл-үзәккә эш көннәрендә 09-18 сәгатьләрдә шалтыратырга мөмкин. Телефон: 8-800-201-89-03.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: