+7 °С
Болытлы
Үсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасы кайтты.
БСТ телеканалының «Сәлам» программасында Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгеннән туры эфирда бүген балаларны коронавирустан вакциналау турында сөйләделәр һәм барсын да кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Иң популяр сорауларга җавапны республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин бирде:
12 яшькә кадәр балаларга, хроник чирләр һәм кискен авырулар кискенләшкәндә, вакцина компонентларына аллергия булганда вакцина ясарга ярамый.
Фото: Башинформ.