Барлык яңалыклар
Коронавирус
25 гыйнвар 2022, 13:55

“Омикрон” штаммыннан сакланыйк!

   Коронавирусның яңа штаммы безнең республикада да теркәлә башлады: кичәге көнгә ул 23 кешедә дәлилләнгән иде.

“Омикрон” штаммыннан сакланыйк!
“Омикрон” штаммыннан сакланыйк!

Коронавирусның яңа штаммы безнең республикада да теркәлә башлады: кичәге көнгә ул 23 кешедә дәлилләнгән иде.

   “Омикрон” нәрсәсе белән куркыныч, аннан ничек сакланырга һәм әле вакцина ясату дөресме? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы, медицина фәннәре докторы, эпидемиология кафедрасы мөдире, доцент Азат Мөхәммәтҗанов бирә:

   “Омикрон” штаммы балалар өчен дә, өлкән кешеләр өчен дә куркыныч тудыра. Авыручы кешенең, авыру белән бәйләнештә булганнарның изоляциясе инфекциянең таралуын кисәтә. Кеше изоляциядә булган вакытта бинаны җилләтү режимын, гигиена таләпләрен үтәү, зарарсызландыру чараларын куллану кирәк.

   Яңа штаммның инкубация чоры чагыштырмача кыскарак, гадәттә ул 3-6 көн тәшкил итә. Әлеге вакытта балалар арасында авыруның күтәрелеш чоры күзәтелә. Чирдән саклануның чаралары билгеле: вакцина ясату, маскада йөрү, социаль аралык саклау, гигиена таләпләрен үтәү һ.б.

   Чирнең киң таралу чорында яңадан вакцина ясату ярты елга бер тапкыр киңәш ителә. Ревакцинация өчен “антитела”га анализ тапшыру кирәкми.

Фото: sobkor02.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: