Барлык яңалыклар
Коронавирус
24 гыйнвар 2022, 20:37

Әлегә ул безнең белән

Бәлки бер котылырбыз да әле...

Әлегә ул безнең белән
Әлегә ул безнең белән

Пандемия башыннан алып республикада барлыгы 127 662 кешегә рәсми рәвештә коронавирус инфекциясе дигән диагноз куелган. Соңгы тәүлектә тагын 350 кешедә “таҗлы вирус” ачыкланган. Стационарларда бүгенге көндә 173 кеше дәвалана, алар исәбендә 60 яшьтән өлкәнрәк 118 пациент бар. 43 авыруның хәле авыр, бер кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

4387 коронавируслы авыру амбулатор дәвалана, шулар исәбендә 60тан узган пациентларның саны 3795 кеше тәшкил итә.

Соңгы тәүлектә 214 кеше терелеп чыккан.

Барлыгы 118 452 кеше коронавирустан терелгән.

Соңгы тәүлектә COVID-19дан 9 үлем очрагы теркәлгән. 

Барлыгы 4 650 кеше коронавирус корбаны булган ( шуларның 4033е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр).

Башкортстанда COVID-19дан вакцинация планы – 2 484 667 кеше (вакцинация ясатыр яшьтәгеләр саны  – 3 105 836 кеше).

 Башкортстанга барлыгы 2 914 858 доза вакцина кайтарылган.

Беренче компонент белән 2 311 857 кеше (вакцинация ясатыр яшьтәгеләрнең 93,1%).

1 һәм 2 компонентны ясатучылар саны – 2 170 837 кеше (вакцинация ясатыр яшьтәгеләрнең 87,4%). Шуларның 352 906сы Спутник Лайт вакцинасын ясаткан.

Соңгы тәүлектә 2 779 кеше вакцина ясаткан.

Барлыгы 275 141 башкортстанлы ревакцинация ясаткан.

60 яшьтән өлкәнрәкләрнең гомум саны – 785 763.

60+ яшьтәгеләрнең 616 313е 1 компонентны ясатса, 569 632 кеше  вакцинаның 2 компонентын кадаткан.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: