Барлык яңалыклар
Коронавирус
24 гыйнвар 2022, 20:58

Игътибар: транспорт министрлыгы искәртә!

    Бүген, 24 гыйнварда, БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында пассажирлар йөртүчеләр катнашлыгында киңәшмә үтте. Анда сүз коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлләр турында барды.

Игътибар: транспорт министрлыгы искәртә!
Игътибар: транспорт министрлыгы искәртә!

    Бүген, 24 гыйнварда, БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында пассажирлар йөртүчеләр катнашлыгында киңәшмә үтте. Анда сүз коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлләр турында барды.

   Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны тәүлеккә 339 кешегә кадәр җиткән, бу 2021 елның 27 декабреннән алып, иң зур күрсәткеч дип исәпләнә. Үткән ике ял көннәрендә республикада 646 кеше яңа КОВИД-19 белән чирләгән. Пандемия башыннан алып – 127312 кеше. “Омикрон” эләктерүчеләр саны республикада – 23 кеше.

   -Чирнең таралуына киртә кую чараларын оештыру мәсьәләсендә безгә киңәшләшеп эшләргә кирәк,- диде үз чыгышында БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

   Ул шулай ук пассажирлар йөртүчеләргә республика Башлыгы Указын үтәү кирәклеге һәм төбәктә үтәү мәҗбүри булган таләпләр турында искә төшерде. Менә аларның кайсыберләре:

   *автотранспорт чараларын билгеләнгән ешлыкта зарарсызландырырга;

   *транспортта зарарсызландыру чаралары запасын булдырырга;

    *смена ахырында һәм маршрутның соңгы станцияләрендә искәртү дезинфекциясе үткәрергә;

   *саклану чаралары булмаган (маска) пассажирларны салонга үткәрмәскә;

   *социаль аралык таләпләрен үтәү мөмкин булсын өчен транспорт чараларының хәрәкәт графигын җайга салырга.

   Водительләр медицина маскалары (маскалар 3 сәгатькә бер тапкырдан ким түгел алыштырыла), перчаткалар, зарарсызландыручы салфеткалар, һ.б. запасын булдырырга тиеш.

   Моннан тыш, маршрутны оештыручылар водительләр арасында маска режимы үтәлешен тикшерергә һәм пассажирларны коронавирус инфекциясенә каршы чаралар турындагы мәг

ълүмат белән таныштырырга бурычлы.

   -Җитәкчеләр үз коллективының һәм пассажирларның саулыгы турында кайгыртырга тиеш,- диде Александр Булушев.

                                     

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: