Барлык яңалыклар
Коронавирус
21 гыйнвар 2022, 12:57

Өлкәннәрне кайгыртып

Башкортстанда махсуслаштырылган вакциналау пунктларында 65тән өстәге 12 мең кеше прививка ясаткан.

Өлкәннәрне кайгыртып
Өлкәннәрне кайгыртып

Башкортстанда махсуслаштырылган вакциналау пунктларында 65тән өстәге 12 мең кеше прививка ясаткан.

 

Республикада 65тән өстәге гражданнар өчен  махсуслаштырылган вакциналау пунктлары үз эшен дәвам итә.

Бу эш “Бердәм Русия” партиясенең “Өлкәннәр хакында кайгырту” акциясе кысаларында былтыр октябрь аенда оештырылды. Барлыгы бу пунктларда 12230 кеше вакциналанган.

Бүгенге көнгә республикада коронавирус инфекциясенә  каршы 59 махсус вакцинацияләү үзәге эшли. Мәсләлән, Туймазы районында ул Ветераннар советы бинасында урнашкан.  

Анда “Өлкәннәр хакында кайгырту” акциясе кысаларында “Сәламәт пәнҗешәмбе” үткән. Атна саен 65тән өлкәннәр вакциналау үтеп кенә калмый, ә лекцияләрдә дә катнаша. Чыгышларны медицина өлкәсе белгечләре укый.

Прививка кадатырга килгән 92 яшьлек Хәния Таблутдинова: “Яшисе килә бит әле. Шул нәрсә аркасында рәхәтләнеп тышта йөреп тә, кунак та чакырып булмый”,– ди.

Медиклар сүзләренә караганда, Туймазыда яшәүчеләрнең 80% вакциналанган. Шуңа күрә ковид белән чирләүчеләр саны да, үлүчеләр саны да кимегән.
Вакциналау үтәргә һәм якындагы махсус пунктларны белергә теләүчеләр “Бердәм Русия”нең колл-үзәге аша иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр  8-800-201-89-03 номерына шалтыратып белә аласыз.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: