Коронавируска каршы көрәш дәвам итә, чөнки ул әлегә чигенергә уйламый.
Республика буенча бүгенге көндә ковид белән авыручылар саны 126 мең 361 кеше тәшкил итә. Ә яңа очраклар саны - 281.
Әлеге көндә стационарда барлыгы 164 авыру дәваланса, шуларның 105е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Шул исәптән 46сы – авыр хәлдә.
Барлыгы - 117 мең 474, тәүлегенә 277 кеше савыгып чыккан.
Кызганычка каршы, бу афәт күпме кеше гомерләрен өзә. Шул рәвешле, COVID-19дан 8 үлем очрагы теркәлгән. Ә барлыгы әлеге чорга 4 мең 611 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 4 мең 15е - 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.
Дәваханәдән тыш пневмониядән тәүлегенә 22 авыру теркәлеп, 88е терелеп, аякка баскан.
Республикага 2 млн. 914 мең 858 доза вакцина кайтарылган.
Беренче компонент белән 2 млн. 286мең 36 кеше вакцина ясаткан (тиешле халыкның 92% ы). Вакцинацияне тулысынча 2 млн. 153 мең 357 кеше төгәлләнгән (86,7 % ы).
Тәүлек эчендә 18 499 кеше прививка эшләткән. Вакцина ясаткан 60 яшьтән олырак кешеләрнең гомум саны - 890 387.