Аямый...
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 126 080 җитте. Тәүлек эчендә тагын 267 кешедә инфекция ачыкланды.
Тәүлек эчендә 287 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 117 197.
Әле республика дәваханәләрендә 146 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 95 пациент 60 яшьтән өлкән.
46 якташыбыз авыр хәлдә.4 134 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 695 пациент 60 яшьтән өлкән. Тәүлек эчендә 287 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 117 197.
Тагын 13 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Вафат булучылар 4 603кә җитте. Аларның 4008е 60 яшьне узган булган. 20 кешегә пневмония диагнозы куелган. 96 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакцналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836)
Башкортстанга Covid-19дан 2 914 858 доза вакцина кайткан.1 компонент белән 2 267 588 кеше вакцналанган (тиешлеләрнең 91,6проценты). 2 145 506 кеше вакцналауны тулысынча төгәлләгән (86 проценты), аларның 337 228 Спутник Лайт белән вакциналанган. Бер тәүлектә 18 955 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 10 970, икенче компонент белән - 7 985).
Фото: buzdyaknews.ru