Барлык яңалыклар
Коронавирус
18 гыйнвар 2022, 11:50

Омикрон 5 тапкыр тизрәк тарала

Вирус белән яшәргә өйрәнгәч кенә...

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Башкала мэриясендә үткән  оператив киңәшмәдә Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-эпидемиологы, Республика йогышлы авырулар дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов коронавирусның  “омикрон” яңа штаммының төп билгеләрен атады.

Аның сүзләренчә, “омикрон” симптомнары хәлсезлек, баш авырту, сирәгрәк ис һәм тәм тою сәләтен югалтудан гыйбарәт.

“Коронавирусның яңа штаммының билгеләре ОРВИныкна охшаш: тән температурасы  38 градуска кадәр күтәрелү, борын тыгылу, томау төшү, тамак шешү, аппетит югалу. Балаларның тәненә тимгелләр чыгарга мөмкин. Күпләр чирне җиңел формада үткәрә, әмма “омикрон” тиз тарала, шуңа бронхларны һәм үпкәләрне тиз зарарлый. Кешеләр күпләп җыелган урыннарда вирус йоктыру ихтималы аеруча югары, чөнки аның йогышлылыгы  5 тапкырга югарырак”, – ди Азат Мөхәммәтҗанов.

Вирусны профилактикалау чарлары элекке булып кала. Иң элек вакцинация һәм ревакцинация, кулларны еш юу, битлек кию, социаль дистанция үтәү, антисептиклар куллану, бүлмәләрне һәм биналарны даими җилләтеп тору.

Уфа мэры Сергей Греков хезмәткәрләрнең бер өлешен “удаленка”га күчерү мәсьәләсен өйрәнергә һәм вирус билгеләре булганнардан  өйләрендә калуларын үтенде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: