

Ковидның омикрон штаммы безнең илдә дә тарала башлады.
Шуңа Башкортстанда коронавирус таралуын булдырмауга юнәлтелгән бар чикләү чаралары сакланачак, диде бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Моннан тыш, фестиваль, смотр, физкультура-спорт ярышлары, ягъни массакүләм чараларны үткәрү вакыты кичектерелә.
Шулай ук бүгеннән башлап хезмәт коллективларында җыелышлар, муниципалитет һәм башка урыннарда киңәшмәләр үткәрү тыела. Бар киңәшмәләр дә онлайн-форматта гына оештырылачак, дип кисәтте Башкортстан Башлыгы.
“Массакүләм чараларны үткәрү якынча бер ай-ай ярымга күчерелә. Барысы да эпидемиологик хәлгә бәйле булачак. Бар хакимиятләр дә киңәшмәләрне бары онлайн үткәрергә тиеш, җыелмаска, барыбыз да онлайн эшлибез. Югыйсә, идарә аппаратын югалтачакбыз”, – диде ул.