Барлык яңалыклар
Коронавирус
15 гыйнвар , 16:46

Вакцина гомерләрне саклап калачак!

    Уфадагы “Зеленая роща” шифаханәсе директорының курорт поликлиникасы буенча урынбасары, БР Сәламәтлек саклау отличнигы, югары квалификацияле табиб-терапевт Наиль Нур улы Сәфиуллин әйтүенчә, коронавирус белән бәйле хәлләр бүген дә катлаулы.

   -Коронавирус белән бәйле хәлләр көнүзәк булып кала бирә. Шуңа да бүген бар кешеләр дә үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген саклау өчен мөмкин булганның барсын да эшләргә бурычлылар. Тәү чиратта, бу, әлбәттә, вакцинация эшләтү. Безнең шифаханәгә дәваланырга килүчеләрдән бүгенге көндә прививка эшләтү турындагы сертификат, яки соңгы ярты ел эчендә коронавирус белән чир үткәрү турындагы белешмә, яки прививка ясатуга каршы табиб белешмәсе ( аны ПЦР-тест белән тапшыру кирәк) таләп ителә.   

   Бүген кешелеккә зур куркыныч белән янаучы яңа коронавирус инфекциясен искәртүнең бердәнбер юлы – ул вакцина эшләтү. Шундый җитди чаралар күрелү генә халкыбызны авыр чирдән саклап кала алачак.

Автор:Гөлара Арсланова