

Коронавирусның “омикрон” штаммы аңа кадәр очраган “дельта” штаммыннан көчле хәлсезлек симптомнары һәм баш авырту белән аерыла, ди белгечләр.
Ә менә ис һәм тәм тою сәләте пациентларда сирәгрәк югала. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәренә сылтанып, “Регнум” агентлыгы хәбәр итә.
Яңа штамм билгеләре ОРВИныкына охшаш: югары температура, мускуллар авыртуы, томау төшү, тамак шешү, төчкерү һәм ютәл.
Белгечләр “омикрон” “дельта”га караганда 4,2 тапкыр тизрәк йогуын ачыклаган. Биналар эчендә кешеләр күпләп җыелган урында аны йоктыру ихтималы аерча зур.
“Дельта” штаммы йогуының инкубацион чоры 4-5 көн булса, “омикрон”ныкы 3-6 көн тәшкил итә ди.
Чирләргә язмасын. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дуслар!
Чыганак: bashinform.ru