Коронавирус
13 гыйнвар 2022, 16:22

Вирус белән яшәргә өйрәндек шикелле

Ә син коронавирус кичердеңме?

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

13 гыйнвар мәгълүматларына ярашлы, Башкортстанда барлыгы 124 648 кеше коронавирус йоктырган.

 Соңгы тәүлектә тагы 198кешедә мәкерле вирус ачыкланган.

Стационарларда  131 пациент дәвалана.  Шулар исәбендә 60 яшьтән өлкәнрәк  87 авыру да бар. Шуларның 51е – авыр хәлдә.

4 433 кеше амбулатор рәвештә дәвалана. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк  3 762 авыру бар.  

Соңгы тәүлектә 243 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 115 538 кеше “таҗлы” вирусны җиңгән.

Соңгы тәүлектә COVID-19дан 12 үлем теркәлгән.

Барлыгы коронавирус аркасында 4 546 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

COVID-19дан вакцина ясату планы – 2 484 667 кеше (зур яшьтәге гомум халык саны 3 105 836 кеше).

Башкортстанга барлыгы 2 914 858 доза вакцина кайтарылган.

Беренче компонентны   2 232 675 кеше кадаткан (вакцина ясатырга тиешле халыкның 89,8%). Тулысынча вакцинацияне (1 һәм 2 компонент) 2 109 594 кеше тәмамлаган (вакцинация ясатырга тиешле кешеләрнең 84,9%), шуларның 314 090ы – “Спутник Лайт” вакцинасын ясаткан.

Соңгы тәүлектә  28 439 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан (1 компонент – 13 682, 2 компонент – 14 757).

224 821 кеше ревакцинация ясатып өлгергән.

Республикада бүгенге көндә 60 яшьтән өлкәнрәк 890 387 кеше исәпләнә. 60+ яшендә вакцина ясатучылар: 1 компонентны  586 912 кеше кадатса,  2 компонентны да 550 145 кеше  ясаткан.


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас